Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Президенты Тукай районына яңа судья билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда суд һәм федераль суд җитәкчеләрен билгеләде. Яр Чаллы суды рәисе урынбасары итеп Жанна Низамова билгеләнде. Жанна Мәсгуть кызы Низамова 2003 елдан бирле Тукай районы судында хөкемдар булып эшләде. Аңа кадәр ул милиционер, штаб инспекторы, кече следователь, следователь, тикшерү бүлеге начальнигы - Тукай районы эчке эшләр...

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда суд һәм федераль суд җитәкчеләрен билгеләде.

Яр Чаллы суды рәисе урынбасары итеп Жанна Низамова билгеләнде. Жанна Мәсгуть кызы Низамова 2003 елдан бирле Тукай районы судында хөкемдар булып эшләде. Аңа кадәр ул милиционер, штаб инспекторы, кече следователь, следователь, тикшерү бүлеге начальнигы - Тукай районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын башкарган иде. 2000-2003 елларда исә Тукай районы 2 нче участок җәмәгать судьясы иде.

Тукай районы судына яңа хөкемдар килде - Олеся Павловна Зверева. Моңа кадәр ул Татарстан Республикасы судьялары квалификацион коллегиясе сәркатибе булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев