Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия көненә – Тукай сурәте

Казанда Татарстан урамының 64нче йорты диварында Габдулла Тукай сурәте барлыкка киләчәк.

Граффити 12 июнь – Россия көне кысаларында эшләнә. Бу турыда Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект кысаларында илнең биш шәһәрендә күренекле кешеләрнең сурәтләреннән граффити төшере-ләчәк. Һәр субъектка танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайлап алырга тәкъдим ителгән. Татарстанда яшьләр Габдулла Тукайны сайлаган. Казанда рәсем төшерүне URAM яшьләр берләшмәсе рәссамнары башкара. Шагыйрьнең сурәтен Дамир Бозик ясаячак, ул Казан урамнарындагы берничә граффити авторы. Тукай портреты әлегә аның иң зур күләмле эше булачак.
Моңа кадәр Казанның Тукай һәм Сәхтиян урамнары чатындагы йорт диварында Тукайның сурәте – граффити бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев