Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилярлар Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын алды

Бүген Сәет авылында яшәүче Маһирә Гыйльметдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гомер буе авылда тырыш хезмәт куйган, сугыш михнәтләре аша узган Маһирә апаны котларга дип район хакимиятеннән кунаклар, Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов килгән иде. Чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр белән бергә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән тәбрикләү хаты да тыл ветераны өчен көтелмәгән зур шатлык булды. Әлеге хатта ил җитәкчесе юбилярга тагын озак еллар буе балалар һәм оныклар игелеген күреп яшәргә, сәламәтлек, тынычлык теләде.
90 яшьләре тулу уңаеннан гыйнвар аенда шундый ук эчтәлекле тәбрикләү хатлары тагын 6 ветеранга: Боерган авылыннан Махиҗамал Сибгатовага, Түбән Суыксу авылыннан Миңнезәкия Арсланова белән Рахилә Шәрифуллинага, Югары Суыксудан Мәрьям Фәрдиевага, Яңа Бүләктән Мәрзия Борһанетдиновага һәм Бәтке авылыннан Валентина Филенковага тапшырылды. Яшь буынга матур өлге булып торган әлеге юбилярларыбызга иң якты, изге теләкләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев