Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россиялеләрне кыска эш атнасы һәм озын яллар көтә

Язның иң күңелле айларының берсе — май ае якынлаша. Шул уңайдан, Россиядә киләсе эш атнасы Яз һәм Хезмәт бәйрәме сәбәпле гадәттәгедән кыскарак булачак.

Бу атнада безне дүрт эш көне көтә: ул 27 апрельдән башланып, 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр эшләгәннән соң, 1 майдан 3 майга кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булачак. 30 апрель — бәйрәм алды көне булганга, эш графигы бер сәгатькә кыскартыла.

Кыска атнадан соң гадәти биш көнлек эш графигы башланып китсә дә, озакламый кабат озын яллар киләчәк. Җиңү бәйрәме уңаеннан 9 майдан 11 майга кадәр (шимбәдән дүшәмбегәчә) тагын өч көн ял итәчәкбез.

Бу язгы көннәрне якыннарыгыз белән табигать куенында яисә гаилә җылысында үткәрү өчен менә дигән форсат. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев