Россиядә 1 апрельдән маркировкаланган товарларны сатуның яңа кагыйдәләре кертелә
Әгәр продукциянең сертификатлары яки декларациясе гамәлдән чыккан булса, касса андый товарны үткәрмәячәк — «Честный знак» системасы аны автомат рәвештә блоклап куя.
Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 сентябреннән соң әйләнешкә кертелгән парфюм, хушбуй, сыра, аяк киеме, су һәм шиналарга кагыла. Әгәр товарның документлары гамәлдән чыгарылса, бу хакта мәгълүмат шунда ук системага керә, һәм аны складта да, кибеттә дә сату мөмкин булмаячак.
Системаның эшләү тәртибе бик гади: сатучы маркировка кодын сканерлый, ә касса онлайн режимда товарны «Честный знак» системасында тикшерә. Әгәр код табылмаса, товар әйләнешкә кертелмәгән булса, саклану вакыты чыккан яки дәүләт органнары тарафыннан блокланган булса,касса аша бу товарны сатып булмаячак. Интернет булмаган очракта тикшерү кибетнең локаль базасы аша башкарыла ала.
Мондый кагыйдәләр инде кайбер товарлар өчен кулланыла. 2024 елдан тәмәке, сөт продукциясе һәм антисептиклар шундый ук контроль астында торган булса, 2025 елдан бу исемлеккә велосипедлар һәм ветеринар препаратлары кергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев