Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Россия кунакханәләре өчен Кытай туристларын кабул итү стандарты әзерләде

Россиядә чит ил кунакларын кабул итү өчен туристик объектларны җайлаштыру буенча милли стандарт тәкъдим ителде. Документта Кытай кунаклары өчен саннар, номерлар һәм тел мохите кебек үзенчәлекләрне исәпкә алу буенча киңәшләр бирелгән.

Россиядә чит ил кунакларын кабул итү өчен туристик объектларны җайлаштыру буенча милли стандарт (ПНСТ) әзерләнгән. Әлеге документта Кытайдан килгән туристлар белән эшләү буенча тәкъдимнәр китерелгән, аларның мәдәни гадәтләре һәм көндәлек тормыш күнекмәләре исәпкә алынган.

Иң төп пунктларның берсе – номерларны бүлгәндә “уңайсыз саннарны” исәпкә алу. «Кытай кунакларын урнаштырганда номерларда һәм катларда “дүрт” саны булмавын тәэмин итү кирәк», – дип язылган стандарт кушымтасында.Бу чара Кытай мәдәниятендә «дүртле» санының әйтелеше «үлем» сүзенә охшаш булуы белән бәйле.

Моннан тыш, кунакханәләргә номерларны чәйнекләр, кытай чәйләре җыелмалары (улун һәм пуэр керә), тиз пешерелә торган лапша һәм бер тапкыр кулланыла торган таякчалар белән җиһазлау киңәш ителә. Ресторан менюсына дөге, парда пешерелгән ризыклар һәм соя соусы кертергә тәкъдим ителә.

Тәкъдимнәрнең күп өлеше тел мохите белән бәйле: кунакханәләрдә  кытай һәм инглиз телләрендә ике телле мәгълүмат булырга, шулай ук тел белүче персонал җәлеп ителергә яки тәрҗемәче программалар кулланылырга тиеш. Өстәмә рәвештә, документта Кытайдан килгән кунакларга үзләре күнеккән ысуллар белән түләү мөмкинлеген тудыру һәм милли броньлау сервисларына керү өчен кытай SIM-карталары аша Wi-Fi куллану шартларын тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелә.

Яңа стандартның гамәлгә керү вакыты – 2026 елның 1 июне. Хәзерге вакытта документ тәкъдим сыйфатында гына карала.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев