Роботлар Казанның Яңа Савин һәм Совет районнарында эшли башлады
Казанда Яңа Савин һәм Совет районнарында урнашкан китереп бирү сервисы складларында роботлар ярдәменнән файдалана башладылар.
Искәртеп узыйк, мондый җайланмалар шәһәрдә беренче тапкыр 2025 елның декабрендә барлыкка килгән иде — ул вакытта алар Вахитов районында эшли башлады, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.
Роботлар Фатих Әмирхан, Маршал Чуйков урамнарында һәм Шуртыгин урамы тирәсендә урнашкан онлайн-заказларны җыю складларында кулланыла. Алга таба компания агымдагы ел ахырына кадәр мондый пунктлар санын арттырырга ниятли.
Татарстан башкаласында дүртенче буын роботлары кулланыла. Алар элеккеге модельләр белән чагыштырганда яхшырак үтә алучанлыгы белән аерылып тора, шулай ук конструкцияләре гадирәк, бу исә җитештерү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. 2027 ел ахырына кадәр мондый җайланмаларның якынча 20 мең данәсе чыгарылыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев