Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Р.Миңнеханов: Гражданнар иминлеген тәэмин итү - дәүләт органнарының төп бурычларының берсе

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнар иминлеген тәэмин итү - дәүләт органнарының төп бурычларының берсе дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә...

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнар иминлеген тәэмин итү - дәүләт органнарының төп бурычларының берсе дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы барышында. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә узды. Көн тәртибендәге темалар арасында республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын алга таба үстерү темасы да бар иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, гражданнар иминлеген тәэмин итү - дәүләт органнарының төп бурычларының берсе. Заманча җәмгыятьтә үсеше мәгълүмат технологияләрен тормышның бөтен өлкәләрендә дә кулланмыйча яшәү, шул исәптән куркынычсызлык өлкәсендә дә, мөмкин түгел, диде ТР Президенты. Шуларның бер үрнәге - "Имин шәһәр" аппарат комплексы.

"Без Иминлек Советы утырышларында берничә кат әлеге тема турында сөйләштек һәм видеокүзәтү өлкәсендә алга да киттек. Кабул ителгән карарлар җинаятьләр ачыклау күрсәткечләрен күпкә арттырырга ярдәм итте, аеруча эчке эшләр органнары хезмәткәрләре санын кыскарту шартларында", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әлеге система нәтиҗәлеген югары бәяләде. 2017 елда гына видеокүзәтү камералары ярдәмендә 669 җинаять ачыкланды, 5476 административ хокук бозу билгеләнде.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Утырышта төп доклад белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, "Имин шәһәр" комплексы нигезендә дүрт төп максатка ирешүкарала - халык һәм муниципаль инфраструктура иминлеге, транспортта куркынычсызлык, экология иминлеге, хезмәтләр һәм ведомстволар эшчәнлеген координацияләү.

Дәүләт җитәкчелегенә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары комплексны алга таба үстерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

"Ул хезмәтләр һәм район җитәкчелегенә тиз арада мәгълүматны бирерлек районның үзенә күрә вакыйгалар үзәгенә әйләнергә тиеш", - диде Нигъмәтуллин.

Шулай ук Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, Татарстанның бөтен территориясендә ашыгыч ярдәм үезмәтләрен чакыручы "112" бердәм номеры эшли. Ел саен 2 миллионга якын мәрәҗәгать кабул ителә. "ЭРА-ГЛОНАСС" автоматлаштырылган мәгълүмат ситсемасы белән дә ул берләштерелгән.

Видеокүзәтү өлкәсендә ЭЭМ, Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы, муниципаль ораганнары һәм "Таттелеком" ГАҖ тарафыннан зур эш башкарылды. Бүгенгә 17 мең 353 камера урнаштырылды һәм эшли, шулардан массакүләм кешеләр булу урыннарында - 2 мең 571, күп фатирлы йортларда - 14 мең 782 видеокамера. Камералардан видеоны республика геопорталында күзәтеп була. Системага барлыгы 24,5 мең камера кертелгән, шулардан 4 меңен онлайн режимда күзәтеп була, дип хәбәр итте Нигъмәтуллин.

"Бездә гаять көчле система гамәлгә кертелгән. Якын арада бөтен программа продуктларын берләштереп, республика һәм хокук саклау органнары бурычларын хәл итүгә юнәлдерергә кирәк. Күп җинаять шул видеокүзәтү системасы аша ачыла. Шулай ук ишек алларында һәм микрорайоннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре дә хәл ителә", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев