Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РФ генераль прокуроры урынбасары халыкны кабул итә

20 марттан 30ына кадәр Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы комиссиясе эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокукларының үтәлеше буенча Татарстан Республикасы прокуратурасында эшнең оештырылуын тикшерә. Бу көннәрдә РФ генераль прокуроры урынбасары С. Зайцев һәм РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эш гамәлләренең законлылыгына бәйле сораулар буенча гражданнарны...

20 марттан 30ына кадәр Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы комиссиясе эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокукларының үтәлеше буенча Татарстан Республикасы прокуратурасында эшнең оештырылуын тикшерә.

Бу көннәрдә РФ генераль прокуроры урынбасары С. Зайцев һәм РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эш гамәлләренең законлылыгына бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итә.

Кабул итүгә алдан Казандагы 291-19-25 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Язылу мөмкинлеге булмаган очракта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Идел буе округындагы идарәсенә интернет-почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сайтның адресы: http://prokpfo.ru. Шулай ук 8(831) 421-47-23 ышаныч телефонына шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура