Республикада иң яхшылар рәтендә: «Гиндукуш» музее техник яңарту өчен 5 миллион сум грант отты
«Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее Россия мәдәният министрлыгы үткәргән сайлап алу турында җиңеп, муниципаль музейларны техник яктан тәэмин итү программасына керде.
Әйтергә кирәк, республикабыздан әлеге программага нибары 4 музей гына лаек булды. Шуның берсе – «Гиндукуш» музее. Музей 5 миллион сумга якын финанс ярдәме алачак.


«Безгә кирәкле җиһазлар, мебельләр инде кайта башлады. Аның кайберләрен инде урнаштырып куйдык. Шушы көннәрдә исә интерактив экран, фотоаппарат, видеокамера, проектор, фондсаклагыч өчен стеллажлар, шкафлар, сәламәтлекләре чикле булганнар өчен махсус җиһазлар, тавыш көчәйткечләр, витриналар, манекеннар кайтуын көтәбез», – дип аңлата музей директоры Резидә Гарипова.
Мәдәният министрлыгы программасында катнашу гаризасын «Гиндукуш»лылар 2025 елның май аенда ук җибәргән булганнар. Ә мондый төр чараларда катнашулары 2022 елдан бирле икән.

Исегезгә төшерәбез, 2009 елдан бирле Иске Абдул авылында «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее эшләп килә. Баштарак музей әфганчыларның бер очрашу урыны буларак хезмәт итә. Аннары тора-бара төрле заллар (хәрби дан, корал заллары һ.б.) ачыла. 2013 елда «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры итеп Резидә Якупова билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев