Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә никахлаштылар

Татарстан Республикасы көнендә «Казан» гаилә үзәге янында бер үк вакытта республиканың һәр районыннан һәм шәһәр округларыннан берәр пар – җәмгысы 45 яшь пар язылышты.

Мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү өчен республика башкаласына тукайлылар – Күзкәй авылыннан Динар Вәҗиев һәм Лилия Галимҗанова да барды. Бөтен Татарстаннан агылган гашыйк парлар халык арасында «Касә» дип аталучы гаилә үзәгенә җыелды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева катнашты. Шулай ук яшь гаиләләрне тәбрикләргә дип популяр артистлар һәм әлбәттә, туганнар, дуслар килде.

«Мондый чарада катнашу бер үк вакытта шатлыклы да, дулкынландыргыч та булды. Шундый гадәти булмаган шартларда, тагын 44 пар белән бер үк вакытта туй балдаклары алышырбыз дип кем күз алдына китергән! Бу вакыйга гомерлеккә истә калачак», – дип, хисләре белән уртаклашты кәләш Лилия.

Чыннан да, яшь парлар сәхнә түрендә берьюлы балдаклар алышты. Тантана тәмамлангач, алар Казанның иң матур урыннарының берсендә – «Касә»нең искиткеч күренешләре белән дан тоткан күзәтү мәйданчыгында фотосессия уздыру мөмкинлегенә ия булды.

ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева парларга өч елдан соң янә бирегә килеп очрашырга, үзләренең гаилә бәхете белән уртаклашырга, һәммәсен сокландырырга тәкъдим итте. Яңа гына ир һәм хатын булган яшьләр әлеге идеяне шатланып хуплады.

«Балаларны чын күңелебездән никахлашу көне белән котлыйбыз! Аларга озын, тигез гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, саф мәхәббәт телибез. Безне, әти-әниләрен тигез күреп, дус-туганнарны сөендереп яшәсеннәр. Гаилә учаклары якты, пар балдаклары гомерлек, табыннары мул, йөзләре көләч, күңелләре тыныч булсын. Бәхетле булыгыз, балалар!» – дип, котлауларын җиткерде Динарның әнисе Айсылу Вәҗиева. Без дә, әлеге матур сүзләргә кушылып, яшь гаиләгә бәхетле, матур тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев