РайПО оешмасы Казан ярминкәсендә катнашты
Апрель аенда Тукай РайПО оешмасы үз продукциясе белән Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашты.
Сатуга төрле пироглар, гөбәдия, төрле сорттагы ипи, чәй, прәннекләр, чәкчәк, бавырсак чыгарылган. Барлыгы 50 мең сумга якын товар сатылган. Халык бик теләп алды, ди РайПО җитәкчесе Айрат Арсланов. Икенче тапкыр килгәндә инде нәкъ Тукай районы палаткасын эзләп килүчеләр дә булган. Аеруча чүпрәсез, колмак белән пешкән ипигә сорау күп булган, дип хәбәр иттеләр газета хәбәрчесенә район кулланучылар оешмасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев