Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район елъязмасы

Тукай районының 45 еллыгы кысаларында газета укучыларга район елъязмасыннан кайбер фактларны тәкъдим итәбез. Шул еллардан фотосурәтләрне карау да кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Тарихи фотолар танылган фотограф Николай Тугановның архивыннан алынды. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәлки сезнең үзегездә дә 45 еллык тарихтан кызыклы вакыйгалар бардыр, матур хатирәләрегез сакланадыр. Языгыз, сөйләгез, фотолар юллагыз. Сәхифәбез әле ел буе дәвам итә. 

1920 елга кадәр Тукай районы җирләре Уфа губернасының Минзәлә өязенә карый.
1920 ел – Минзәлә өязе яңа төзелгән ТАССР составына керә.
1929 ел – Чаллы контонында 169 мең 527 татар, 162 мең 921 урыс, 5 мең 076 мари, 3 мең 339 мордва, 2 мең 059 чуаш, 1 мең 919 ватяк hәм башка милләт вәкилләре яши.
1930 ел, 1 октябрь – Тукай районы территориясе Яр Чаллы шәhәре административ үзәге буенча Чаллы районы буларак оештырыла. Аның составында 55 авыл җирлеге була.
1941-1945 еллар – Бөек Ватан сугышына Чаллы районы авыллары фронтка 14 меңнән артык ир-егетне озата, 6 меңнән артыгы туган якларына әйләнеп кайтмый.
1976 ел, 20 апрель – элеккеге Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелә, Йолдыз Вәгыйз улы Кормашев Тукай районы партия комитетының беренче секретаре итеп билгеленә.
1976 ел, август – «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чыга башлый. 
1976 ел
– районда бөртеклеләрнең гектарыннан 21,4 центнер уңыш җыела; 253 мең 588 центнер сөт җитештерелә hәм дәүләткә 221 мең 996 центнер сөт тапшырыла.
1984 ел – район составына Минзәлә районыннан Сәмәкәй, Иске Абдул, Боерган, Калмия, Күзкәй авыл җирлекләре; Сарман районыннан Иске Дөреш, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак җирлекләре кертелә. Шулай итеп, районга барлыгы 33 авыл кушыла.
1983 ел – Тукай районы партия райкомының беренче секретаре итеп Мәхмүт Вәҗетдин улы Гыйләҗев билгеләнә.
1988 ел – КПССның Тукай район комитеты беренче секретаре итеп Равил Захир улы Минһаҗев билгеләнә.
1990 ел – Тукай районы партия райкомының беренче секретаре итеп Фаил Мәних улы Шириев куела.
1993 ел – Айрат Таhир улы Гыйлаев «Рәсәй кубогы»нда милли көрәш буенча җиңү яулый.
1996 ел – Ришат Раббани улы Шәрипов милли көрәш буенча республика чемпионы була.
1997 ел – Тукай районы башлыгы итеп Алекс Гарифин улы Хабибуллин билгеләнә.
1999 ел – Тукай районы башлыгы итеп Роберт Кави улы Шәкүров билгеләнә.
2002 ел – Тукай районы башлыгы итеп Таhир Нурулла улы Хөрмәтуллин билгеләнә.
2010 ел – Тукай районы башлыгы итеп Васил Гариф улы Хаҗиев билгеләнә.
2016 ел – Эмиль Тәлгать улы Җиһаншин милли көрәш буенча Дөнья чемпионы була.
2016 ел – 117 мең 495 тонна уңыш җыела hәм 98 мең 103 тонна бөртекле культура реализацияләнә.
2016 ел – Тукай районы «Мәгариф өлкәсендәге югары күрсәткечләре өчен» диплом белән бүләкләнә.
2018 ел – Тукай районы башлыгы итеп Фаил Камаев билгеләнә.
2019 ел – район республика муниципалитетларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында бишенче урынга күтерелә.
2019 ел – район игенчеләре бөртеклеләрдән 175 мең тонна уңыш җыеп ала. Татарстан Республикасында Тукай районы беренче урынны яулый. 
2019 ел – Тукай районы «Ак калфак» бөтендөнья татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итә. Күчмә утырышка Франция, Латвия, Белоруссия, Казахстаннан, Россия төбәкләреннән, республика районнарыннан hәм шәhәрләреннән 150 хатын-кыз килә.
2020 ел – район республика муниципалитетларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында беренче өчлеккә керә.

Мәгълүматны район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы әзерләде. 

/ Николай Туганов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев