Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы авыл имамнары белән зиратларны тәртипкә китерү турында сөйләште

Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Васил Хаҗиев авыл имамнары белән очрашты. Сөйләшүдә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов, ветераннар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышны Васил Хаҗиев ачты. Үз чыгышында ул, имамнарга мөрәҗәгать итеп, авыл зиратларын чистарту, төзекләндерү, тәртипкә китерү кирәклеген искәртте. Имам-хатыйб Җәүдәт хәзрәт мәңгелеккә күчкән якыннарыбызның һәм туганнарыбызның истәлеге алдында бурычлы булуыбызны онытмаска, бу хакыйкатьне авылдашларның да аңына сеңдерергә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Хәзрәт шулай ук, ислам кануннары буенча, кабер өстенә агач утыртырга, югары мактау билгеләрен куярга ярамаганлыгын әйтеп үтте. Авыл имамнары һәм җирлек башлыклары, үз чиратларында, бу җәһәттән үз территорияләрендә нинди эшләр башкарылганын сөйләделәр.
Васил Гарипович зиратларны төзекләндерү буенча районда махсус программа булдыралачагын белдерде. Район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов җитәкчелегендәге комиссиянең шушы көннәрдә авыллардагы мәңгелек йортларның торышын карарга чыгачакларын әйтте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X