8 январьда мәктәпләрнең төрле юнәлештә казанышларга ирешкән 100 укучысы район башлыгы чыршысына чакырыла.
Бәйрәм Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда үтә. Балаларны район башлыгы Фаил Камаев тәбрикләячәк. Аннары алар чыршы әйләнәсендә уеннарда катнашачак. Соңыннан алдынгылар өчен дельфинарийга сәяхәт оештырыла. Балаларны Кыш Бабайдан татлы бүләкләр дә көтә.
Нет комментариев