Районның сәламәтлеге өстенлекле
Тукай үзәк район хастаханәсе: 2025 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары.
Татстат мәгълүматлары буенча, Тукай районында 2025 ел башына халык саны 51 140 кеше тәшкил иткән, Башкарма комитет мәгълүматлары буенча — 52 500. Алар арасында 40 398 өлкән һәм 10 742 бала. Үсешкә карамастан, демографик вәзгыять катлаулы булып кала бирә: үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. Төп сәбәпләр — халыкның картаюы һәм туучылар санының түбән булуы.
Әмма уңай үзгәрешләр дә бар: үлүчеләр саны 2024 ел белән чагыштырганда 0,8% ка кимегән. 2025 елның беренче яртыеллыгында 241 кеше үлде, шуларның 23е — эшкә яраклы яшьтәгеләр.
Үлем структурасы:
• Кан әйләнеше системасы авырулары — 48,1% (2024 ел белән чагыштырганда 3,7% ка үсеш).
• Онкология авырулары-14,1% (аз гына кимү).
• Ашкайнату органнары авырулары-12% (3,5% ка арту).
• Тышкы сәбәпләр (юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар, суга батулар) — 7,1% (үсеш 2,8%).
Тукай үзәк район хастаханәсе баш табибы Розалия Лмарь билгеләп үткәнчә, югары үлем очракларының төп факторлары — соңрак медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, табибларның киңәшләрен үтәмәү, диспансерлаштырудан һәм профилактик тикшерүләрдән баш тарту.
Тукай үзәк район хастаханәсендә 409 хезмәткәр эшли, шул исәптән 55 табиб һәм 222 урта медицина хезмәткәре. Әмма кадрлар кытлыгы социаль түләүләр булмау аркасында саклана (мәсәлән, "Земский доктор" программасы).
Ел ахырына кадәр коллективны тулыландыру көтелә:
• 1 акушер-гинеколог
• 8 фельдшер
• 3 шәфкать туташы
ФАПларны төзү һәм ремонтлау дәвам итә:
• Югары Байлар, Иске Дрюш һәм Борды авылларында яңа модульле ФАПлар барлыкка киләчәк.
• Шилнәбашта капиталь ремонт тәмамланган.
Киләчәккә планнар
• Профилактиканы һәм диспансерлаштыруны көчәйтү.
• Кадрлар кытлыгы белән көрәш.
• Инфраструктураны модернизацияләү.
* Идарә ителә торган сәбәпләрдән үлүчеләр саны кимү.
Тукай үзәк район хастаханәсе район халкына медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту өстендә эшләвен дәвам итә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев