Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларыбызны зурладылар

Дүшәмбе көнне Яңа поселогында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТРның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко райондашларыбызга дәүләт бүләкләре, грамоталар, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шундый кешеләрнең берсе – Маргарита Попова. Күпьеллык фидакарь хезмәте һәм мәгариф тармагындагы казанышлары өчен Круглое Поле мәктәбенең технология фәне укытучысы булган әлеге мөгаллим РФсе мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

«Ирек» җитештерү кооперативының баш исәп-хисапчысы Фәрит Хәсәенов исә күпьеллык фидакарь хезмәте һәм ТРның агросәнәгать комплексына зур өлеш керткәне өчен ТРсы Рәисе Указы белән «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм республикада җирле үзидарәне үстерүгә өлеш кертүе өчен Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закировка ТРсы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

ТРсы Тукай му - ниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше һәм бу өлкәдә куйган күпьеллык намуслы, тырыш хезмәте өчен Иске Абдул җирлеге башлыгы Резеда Сафина шулай ук ТРсы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТРсы Тукай муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәеновага да «ТРсы муниципаль берәмлекләр Советы»ның Мактау грамотасын тапшырдылар.

Яшь мөгаллимнәрнең һөнәри үсешенә өлеш керткән хезмәте өчен, Кече Шилнә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Рулева «Мактаулы остаз» билгесенә лаек булды.

Төзелеш өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Строитель» ҖЧҖнең монтажчысы Рәсим Вәлиев ТРсы Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хезмәте министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тантана ахырында бүләкләнүчеләр истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев