Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда халык саны арта

Үткән атнада районда авыл җыеннары башланды. 15 гынвар көненнән башлап, район җитәкчелегенең халык белән очрашулары Комсомол, Түбән Суыксу, Иске Дөреш, Яңа Бүләк һәм башка авыл җирлекләрендә үтте. Район башлыгы Фаил Камаев исә Новотроицкое, Мусабай-Завод җирлеге җыеннарында катнашты.

Гадәттәгечә, халык белән очрашулар авыл җирлеге җитәкчеләренең еллык исап-хисабы, яңа елга куелган планнарны чагылдырган чыгышларыннан башланып китте. Шулай ук биредә районның икътисад бүлеге белгечләре фермерлык, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен төрле дәүләт программалары, грантлар турында сөйләп, файдалы мәгълүмат бирделәр.

Җыеннарда районның баш табибы Мансур Потеев та чыгыш ясады. Ул ел дәвамында районда булган үлемкитем, туучылар саны турында сөйләп үтте. Моннан тыш, үлем сәбәпләренең шактые йөрәк-кан системасы авыруларына, онкологиягә туры килүен ассызыклады, район халкын даими рәвештә табиб тикшерүе, диспанцеризация аша узарга, сәламәтлекләренә салкын карамаска чакырды. Тагын бер яңалык: район дәваханәсенең хирургия бүлеге хәзердән поликлиника дәрәҗәсендә калдырылачак. Операция кирәк булган авырулар исә район хирургларыннан юллама белән, Чаллы шәһәренең төрле дәвалау учрежденияләрендә ярдәм алачак.

Теләнче Тамак авыл җирлегендә дә иң элек башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Әйтик, Теләнче Тамак җирлегендә үткән 2023 елда шактый гына эшләр башкарылган. Биредә Чаллы – Сарман – Теләнче Тамак юлына, Таулык, Хуҗи авылларында урам юлларына ремонт ясалган, Теләнче Тамак авылындагы бер урамга һәм зиратка чыга торган күпер юлы төзекләндерелгән, Останково авылындагы Шифаханә урамына ак таштан юл җәелгән. Моннан кала, җирлектә чишмәләрне, зиратларны тәртипкә китерү, балалар мәйданчыкларын урнаштыру, суүткәрү системасын алыштыру ише төрле эшләр башкарылган.

Район башлыгы Фаил Камаев катнашындагы Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Дамира Габделхәева да очрашуга килгән авыл халкы алдында кызыклы, тулы мәгълүматлы доклад белән чыгыш ясады. Биредә шулай ук юлларны төзекләндерү, хәл ителгән социаль мәсьәләләр турында сөйләнелде. Мәсәлән, ул ФАПларның берсенә – Күперле авылына фельдшер кирәклеге, махсус хәрби операция вакытында җирлектә яшәүче халыкның актив ярдәм итүен аерып әйтте. Очрашу вакытында район башлыгы Фаил Камаев та үткән елда районда ирешелгән уңышлар, инвестициияләр агымы турында сәгатькә якын сөйләде.

– Безнең район – үсеш территориясе. Моны соңгы елларда Тукай районына күчеп килүчеләр саны тәгаен күрсәтә. 2017 елдан алып бүгенгә кадәр, ягъни алты ел эчендә районда халкы саны 39,5 меңнән алып 50 меңнән артык кешегә күбәйгән. Бу бер дә юкка түгел. Чөнки безнең районда эш урыннары бар, хезмәт хаклары да начар түгел. Яшьләр эшләргә, яшәргә мөмкинлекләре булган авылларны сайлый, – диде Фаил Мисбах улы.

Җитәкченең чыгышыннан соң көн кадагы буенча, халык сорауларына да чират җитте. Мөрәҗәгатьләрнең шактые юл төзелешенә, юлларны төзекләндерүгә багышланды. Шулай ук халык балалар бакчасына, авылдагы чишмәгә күпер салуга багышланган сораулар да булды. Аларга җирле җитәкчелек телдән генә җавап биреп калмады, катлаулы сорауларга язма рәвештә яки кабул итү вакытына чакырып, җавап бирергә вәгъдә итте.

Чираттагы авыл җыены исә егерме бишенче гыйнвар көнне Иске Абдул авылында көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев