Яңалыклар

Полициягә мөрәҗәгатьләр арткан

Район Советының XXV утырышында полиция башлыгы Р. Хөснетдинов эчке эшләр бүлегенең 9 айлык эшчәнлеге буенча депутатлар алдында хисап тотты. Полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан, узган елның шул чорына 4694 мөрәҗәгать теркәлсә, быелга бу сан 5259га җиткән. Җинаятьләр дә узган елгыдан күбрәк теркәлгән - 410 очрак. Роберт Шәрифҗановичның әйтүенә караганда, авыр...

Район Советының XXV утырышында полиция башлыгы Р. Хөснетдинов эчке эшләр бүлегенең 9 айлык эшчәнлеге буенча депутатлар алдында хисап тотты. Полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан, узган елның шул чорына 4694 мөрәҗәгать теркәлсә, быелга бу сан 5259га җиткән. Җинаятьләр дә узган елгыдан күбрәк теркәлгән - 410 очрак. Роберт Шәрифҗановичның әйтүенә караганда, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны кимү күзәтелә. Мондый җинаятьләрне ачу күрсәткече - 90,2 процент. Районда җинаять кылган 271 кешенең 95е - Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр һәм читтән килүчеләр.

полиция

Нет комментариев