Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре ярышты

Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Ягез әле, егетләр!" спорт уеннарында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Эчке эшләр органнары ветераннары, Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, "Мәрхәмәт" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чаңгыда шуу, аркан тарту, гер ату, футбол һ.б. буенча ярыштылар. Пневматик пистолеттан мишеньгә атуда...

Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Ягез әле, егетләр!" спорт уеннарында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Эчке эшләр органнары ветераннары, Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, "Мәрхәмәт" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чаңгыда шуу, аркан тарту, гер ату, футбол һ.б. буенча ярыштылар.

Пневматик пистолеттан мишеньгә атуда көч сынашкан ветераннар советлары рәисләре арасыннан безнең район буенча Сергей Морозов беренчелекне алды.

Реклама

Аркан тарту буенча безнекеләр - беренче, герне ераклыкка ату буенча икенче урынны алдылар. Гомуми исәп буенча район командасы икенче урынны яулады, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге башлыгы ярдәмчесе, эчке эшләр майоры Руслан Кашапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ягез әле, егетләр!” ярышы

2
X