Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полициядә эшләү мактаулы хезмәт

Һәр кешенең тыныч тормышта яшисе, үзенә, якыннарына куркыныч янамавын белеп, шуңа ышанып торасы килә. Эчке эшләр органнары нәкъ шул куркынычсызлыкны тәэмин итү белән шөгыльләнеп, тәртип бозуларны кисәтә.

Полициядә хезмәт итү җаваплы да, шул ук вакытта мактаулы эшләрнең берсе. Бирегә эшкә урнашу тәртибе турында безгә Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча начальник урынбасары, полиция подполковнигы Елена Седина сөйләде.

– Елена Анатольевна, хезмәткә ничә яшьтән урнашырга була, нинди таләпләр, шартлар бар?

– Эчке эшләр органнарына хезмәткә 18 яшьтән алып 50 яшькәчә гражданнар алына. Кандидатларның физик сәламәтлегенә билгеле бер таләпләр куела, психологик тестлар уздырыла. Сержантлар составы өчен эшкә килүчеләрнең белемнәре урта гомуми белемнән дә түбәнрәк булмаска, ә офицерлар составындагыларныкы урта һөнәри, югары белем булырга тиеш. Хезмәт хакына килгәндә, офицер составындагы хезмәткәрләрнең беренче эш елында хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә. Биш ел эшләгәннән соң ул уртача 50 мең сумга кадәр арта. Хезмәткәр үз урынында никадәр озаграк эшләсә, аның хезмәт хакы да шуңа карап арта. Моннан кала, ел саен хезмәткәрләргә айлык оклад күләмендә материаль ярдәм күрсәтелә. Шулай ук, кварталлык һәм еллык премияләр дә бирелә.

Хезмәт итү вакытыннан чыгып, полициядә эшләүчеләргә 40 көннән алып 60 көнгә кадәр ял (отпуск) бирелә. Бирегә шулай ук юлга киткән көннәр дә өстәлә. Хезмәткәрләр шулай ук шәхси сәбәпләр буенча тагын 10 көнгә кадәрле ял ала алалар. Бу очракта да юлга сарыф ителгән көннәр ялга өстәлә.

– Эчке эшләр органнарында хезмәт итү тагын нинди мөмкинлекләр бирә?

– Ун елдан да ким эшләмәгән хезмәткәрләр өчен торак сатып алу яки йорт төзү өчен бервакытлы социаль түләү каралган. Түләүнең күләме фатирның сатудагы бәясенә туры килә һәм ул һәр гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан чыгып исәпләнә.

Моннан тыш, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бушлай беренчел һәм икенчел югары белем алу мөмкинлегенә ия. Россия эчке эшләр министрлыгының уку йортлары дипломнары дәүләт аккредитациясенә ия, дәүләт оешмаларында югары бәяләнә. Белем алучы хезмәткәрләргә уку сәбәпле, тулы күләмдә түләнүче ял (отпуск) бирелә. Тукай эчке эшләр бүлеге үз хезмәткәрләрен укырга Россия эчке эшләр министрлыгының Суворов хәрби училищесына һәм Казан юридик институтына җибәрә.

Тукай эчке эшләр бүлегенә район кешеләрен, район һәм шәһәр үзенчәлекләрен яхшы беләгән кешеләр килсә, без моңа бик шат булачакбыз. Эшкә урнашуга кагылышлы сораулар белән без сезне Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай исемендәге яр буе урамы, 35нче йорт адресы буенча, 314, 315 кабинетларда урнашкан шәхси состав белән эшләү бүлегендә көтеп калабыз. Шулай ук 8 (8552) 37-96-54, 3796-73 телефоннарына шалтыратып, мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев