Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиатлонда иң көчлеләр билгеле булды

Яңа поселогында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган кышкы полиатлон буенча район беренчелеге узды.

Ярышта «ФОРПОСТ» мәктәп отрядларының, районның хокук бозуларны профилактикалау бүлегенең җыелма командалары катнашты. Көч сынашырга гомуми белем бирү учреждениеләреннән 16 команда килде.

Шәхси зачетта егетләр арасында Иске Абдулдан Ислам Гыйльметдинов, кызлар арасында Яңа поселогыннан Ләйлә Вәлиуллина беренче урынны алды. Икенче урынга Иске Абдулдан Рушан Зарипов һәм аның авылдашы Лилия Әхтәмова лаек булды. Пьедесталның өченче баскычына Мәләкәс авылыннан Владислав Михайлов һәм Кече Шилнәдән Диана Шаһивәлиева күтәрелде.

Гомумкоманда зачетында Иске Абдул мәктәбе спортчылары беренче булдылар, икенче урында – Яңа поселогы укучылары, өченчедә – Мәләкәс командасы.

/Фото яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев