Пленумда тәҗрибә алыштылар
«Гиндукуш» хәрби дан музее җитәкчесе Резеда Гарипова һәм район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева Югары Ослан районында ветераннарның региональ иҗтимагый оешмасы Советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллына әзерлек темасына багышланган пленумында катнашты.
Бу пленар утырышка әзерлек күпкә алдан башланды. Резида Гарипова Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы эшчәнлеге һәм музей алып барган патриотик тәрбия эше турында доклад белән чыгыш ясады. Аның чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Республика ветераннар Советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков һәм районнардан килгән җирле ветераннар оешмалары җитәкчеләре тукайлылар адресына җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Докладның музей эшчәнлен күрсәткән презентация белән үрелеп баруы аеруча тәэсирле булуын барысы да билгеләделәр.
Патриотик тәрбия эшендә “Гиндукуш” музее үткәргән чаралар күп һәм алар дәвам итә. Музей хезмәткәрләре турыдан туры балалар белән эшли. Мәктәпләргә барып Бөек Ватан сугышы тарихын, халкыбызның курку белмәс уллары-кызларының үлмәс батырлыгы турында аңлашалар, сугыш вакытында һәлак булганнарның туганнарына, оныкларына аларның бүләкләнүләре турында табылган «наградной лист»лар, хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның күмелгән урыннары күрсәткән документларны тапшыралар. Музей залларында Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән саллы өлеш керткән райондашларыбызның б атырлык лары тарихын сөйлиләр.
«Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк» дигән бик мәгънәле сүзләр бар. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллына әзерлек темасына багышланган республика пленумы тәҗрибә алышуда да бик файдалы булды.
Айбулат Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев