Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Планда – 100 челтәр!

Бикләннең «Игелек» хәйрия оешмасы әгъзалары һәркөн, ял көннәреннән кала, 2-3 сәгатькә маскировка челтәрләре үрергә җыелалар. Килгән кешеләр санына карап, бер челтәрне 1-2 көндә бетерәләр.

«Челтәрләребезгә заказлар күп. Мәсәлән, 10 октябрьдә 5не Норлатка җибәрдек, аларны ире мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алынган авылдашыбыз Ләйсән алып китте. Моңарчы да аларга 3не җибәргән идек. Шулай ук челтәрләребезне ялга кайткан сугышчыларыбыз да алып китә, гуманитар ярдәм составында да җибәреп торабыз», – ди «Игелек» хәйрия оешмасы активисты Фирия Гарипова.

Челтәр үрү беренче карашка гына җайлы кебек күренә. Монда һәр операция кул белән башкарыла. Элегрәк челтәр өчен тасмалар кулланышта булган тукымаларны кирәкле төскә манып, шулардан әзерләнсә, хәзер исә тукыма 250 метрлы рулоннар белән кайтартыла. Аны ике өстәл киңлегендәге кисәкләргә бүләләр, шуннан соң тар тасмаларга кисеп, һәрберсенең кырыйларын кискәләп чыгалар. Бу эшләр белән 6-7 кеше шөгыльләнә. Челтәрләрне дөрес итеп кисү дә – бик җаваплы эш. Аларын ике кеше алдан әзерләп куя, үрүчеләр 6-10 кеше була. «Бүгенгә без барлыгы 93 маскировка челтәре үрдек. Комсомолның туган көненә, 29 октябрьгә, бу санны 100гә җиткерергә планлаштырабыз. Без барыбыз да элекке комсомоллар – йөрәк кушуы буенча, илебез файдасына эшләргә өйрәнгән кешеләр. Комсомол оешмасы үзенең эшчәнлеген инде туктатса да, безнең буын ул елларны сагынып искә ала, оешмабызның туган көнен бәйрәм итә. Без дә бу көнне шундый матур сан белән билгеләп үтәргә карар кылдык», – дип, планнары белән уртаклаша Фирия Гарипова.

Биклән волонтерларының планны, яшь вакытларындагы кебек, хәтта арттырып үтәячәкләренә шигем юк. Чөнки алар – махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен җан атып торучы олы йөрәкле ярдәмчел хатын-кызларыбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев