Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Пенсияләрне күтәрү, гаиләләргә ярдәм итү һәм яңа программалар: Тукай районында социаль фонд тормышны ничек үзгәртә

Социаль фондның 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары.

Аппарат киңәшмәсендә Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча клиент хезмәте җитәкчесе Раил Тимербаев 2025 елның беренче алты аендагы эшкә йомгак ясады һәм төп казанышлар турында сөйләде.

Пенсия белән тәэмин итү
Тукай районында 11 845 кеше пенсия ала. Яше буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 23 632 сумга җиткән.
Ел башыннан түләүләр индексацияләнде:
• Иминият пенсияләре 9,5% кә арттырылды,
• Социаль пенсияләр 14,7% ка артты.

Ветераннарга ярдәм
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан өстәмә ярдәм алдылар:
• Ветераннар һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары — 80 000 р,
• Тыл хезмәтчәннәре-55 000 р.

Балалы гаиләләргә ярдәм
Социаль фонд гаиләләргә ярдәм итү чараларын киңәйтүне дәвам итә:
• Ана капиталы арттырылды:
- 690 266 ₽ - беренче балага,
- 912 162 ₽ - икенче һәм аннан соңгы балаларга.
- 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие түләнә.

Өлкән буын өчен программалар
Пенсионерлар өчен социаль проектлар гамәлгә ашырыла:
• Компьютер грамоталылыгына өйрәтү,
• Иҗади мастер-класслар,
• Сәламәтләндерү чаралары.

Тукай районы халкына хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә. Социаль фонд ярдәмгә һәм дәүләт яклавына мохтаҗлар өчен ышанычлы партнер булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев