Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Патриотик җырлар фестивале үтте

Иске Абдул авылында урнашкан «Гиндукуш» хәрби дан музее базасында «Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган» дигән II төбәк-ара патриотик җырлар фестивале үтте.

      Әлеге фестиваль Ватан геройлары көненә туры китереп, "Гиндукуш" хәрби дан музее һәм  Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары  Координацион Советы иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Фестивальдә балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары, республикабызның Актаныш, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Норлат, Бөгелмә, Тукай районыннан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән җырчылар, әфган сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләре катнашты.

       Бу көн бик тыгыз һәм вакыйгаларга бай көн булды. 
       Ватан Геройлары көне – безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау көне булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган батырларыбызны хөрмәтлибез. Бу көнне без кешелекнең батырлыгы, намусы, кыюлыгы, каһарманлыгы алдында баш иябез.
        Безнең Тукай районыннан Бөек Ватан сугышында 10 меңнән артык  кеше катнаша һәм  алты меңе сугыш кырларында батырларча һәлак була. Районыбыз туган илгә ике Советлар Союзы Героен бүләк итте. Бер якташыбыз Дан орденының тулы кавалеры булды.  Әле соңгы елларда гына хәрби архивлардан серлелек алынгач, тагын ике батыр якташыбызның исеме билгеле булды. Мәләкәстән Буханов Николай Александрович һәм Зур Шилнә авылыннан Буханов Иван Васильевич Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аларга бу исем бирелми кала. Шул ук вакытта бик күп якташларыбыз орден-медальләр белән бүләкләнделәр. Алар яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар. Шулай ук Әфганстанда, Чечня җирендә барган сугышларда башларын салган егетләребез хәтирәсен кадерләп саклау, исәннәренә игътибар күрсәтү, хөрмәтләү безнең бурычыбыз. Әлбәттә, һәр чорның үз геройлары бар, Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге , киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуы безнең кулларда. 
Фестивалебезне ачып җибәргән Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров солдат аналарына чәчәк бәйләмнәре тапшырды, эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
       Иң элек тамашачы музей һәм иҗтимагый оешманың эшчәнлеге турында видеофильм карады. Ул бетүгә , фестивальне "Төшләремдә һаман сугыш бара" җыры белән, гитарада уйнап-җырлап,  Фарваев Инсаф башлап җибәрде. Аны балалар бакчасы балалары, мәктәпләр укучылары, әфган сугышы ветераннары, үзешчән автор башкаручылар, яшь җырчылар  алмаштырды. Гайнетдинова  Нәргизә  укыган “Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе” шигырен, Мухамадиева Самира башкаруында “Орденнар”  җырын, балалар башкаруында күмәк “Тынычлык” җыры”н тамашачыларыбыз яратып кабул итте.
Балаларга дипломнар, истәлек бүләкләрен Тукай районы хәрби  хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы  җитәкчесе Айбулат Мөнир улы Якупов һәм Кама аръягы районнарының иҗтимагый оешма җитәкчеләре тапшырды. Аннары балалар ветераннар белән күмәк фотога төштеләр.
       Бүгенге программада, әлбәттә,  үзәк урынны әфган җырлары алып торды.
Инде Әфганстан сугышы беткәнгә дә 34 ел вакыт үтте. Ә шул еллар эчендә таулы-ташлы Әфганстан дигән ил турында бик  күп  җырлар туган, шигырьләр иҗат ителгән.  Ә бит аларга яңалары өстәлә тора.  Хәтер яши, хәтер мәңгелек.
       Сәхнәгә бер-бер артлы әфган сугышы ветераннары Газизов Илдус,  Ахунов Илдус , Фазлыев Бәгзәр , Әхмәтҗанов Равил, Әхмәтов Илшат,  Вагапов Фаис һәм Актаныш районы әфган сугышы ветераннары ансамбле, Сираев Мәүҗетдин,  Корбангалиев Мәхмүт , үзешчән композитор , автор-башкаручы, бик күп патриотик җырлар авторы Әхмәтханов Рөстәм,  авылыбызның җырчы сандугачы Сафина Чулпан , “Асыляр” халык фольклор коллективы, Сарман районы Мортыш Тамак авылыннан “Чишмә” фольклор ансамбле чыкты. Сәхнәдән туган илгә мәхәббәт, сугыш һәм батырлык, әнкәйләр, яшьлек, дусларны сагыну турында җырлар яңгырады. Райондашыбыз шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева, авылдашыбыз Зөфәр Дәүләтшин, Гөлчәчәк Садретдинова иҗат иткән патриотик рухта язылган  шигырьләр яңгырады. 
      Бәйрәмебез барышында Рөстәм Илдусович  оештыручыларга: Мөслим районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Госманов Данил Дамир улына, Татарстан халыклары ассамблеесының Мөслим районы вәкиллеге җитәкчесе Солтанов Рушат Җәүдәт улына, Сарман районы “Туган якны өйрәнү һәм Бөек Ватан сугышы музее” җитәкчесе Кашипова Дания Мәмдух кызына Тукай районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. 
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хәрби  хәрәкәт ветераннары Республика Координацион Советы  исеменнән  ветераннар арасында актив җәмәгать эше алып баручылар: Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага, Координацион Совет буенча җитәкчесе Айбулат Якуповка, Мөслим, Сарман, Минзәлә әфган хәрәкәте җитәкчеләре Данил Госманов, Флүс Усманов,Бәгзәр Фазлыев, Равил Әхмәтҗанов, музей директоры Резеда Гариповага рәхмәт хатлары  хатлары тапшырылды.
       Шулай ук әлеге фестивальне оештырырга ярдәм иткән спонсорларыбызга: әфган сугышы ветераннары Зиннатуллин Ильгиз Махмурахман улына,  Сираев Мәүҗетдин  Мәхмүт улына, эшмәкәрләр Набиуллин Равил Насибулла улына, Галиуллин Рафик Әбрәр улына, “Феникс” предприятиесе җитәкчесе Авзалов Азат Рәфкат улына,  Сәйдәшев исемендәге җитештерү хуҗалыгы җитәкчесе Сафин Марат Тәлгать улына рәхмәт сүзләребезне җиткерәсе килә.
      Әлбәттә, фестивалебез бер сулышта үтте. Катнашучыларга  дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган” II  региональ хәрби патриотик җырлар фестивале әфган сугышы ветераннарының гимнына әйләнгән  “Хуш, Гиндукуш” җыры белән тәмамланды. Әлеге җылы очрашу мизгелләре күңелләребездә бик озак сакланыр.
 Шушы ук көнне Иске Абдулда әфган сугышы ветераны, районыбыз әфганчылары оешмасы җитәкчесе Айбут Мөнир улы Якупов яшәгән йортта истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Б у турыда газетабызның алдагы санында укырсыз.

   Резеда Гарипова, “Гиндукуш” хәрби дан музее директоры 
/Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев