Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орлык заводында вагон янды

Узган атнада Орлык заводы территориясендә төзүче оешма куйган вагончыкта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр төнге сәгать 2дә килгән хәбәр эзеннән урынга барып җиткәндә, вагонны тулысынча ут камап алган була. Көннәр бик салкын тору сәбәпле, эшчеләр вагон эчендәге электр җылыткычын төнгә кушып калдырган булалар. Бәхеткә, берәүнең дә сәламәтлегенә зыян килми, ә предприятиегә...

Узган атнада Орлык заводы территориясендә төзүче оешма куйган вагончыкта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләр төнге сәгать 2дә килгән хәбәр эзеннән урынга барып җиткәндә, вагонны тулысынча ут камап алган була. Көннәр бик салкын тору сәбәпле, эшчеләр вагон эчендәге электр җылыткычын төнгә кушып калдырган булалар. Бәхеткә, берәүнең дә сәламәтлегенә зыян килми, ә предприятиегә килгән матди зыян барлана. Янгын күзәтчелеге инспекторлары җылыткыч приборларны кулланганда сак булырга, аларны электрга тоташтырган килеш бервакытта да күзәтүчесез калдырмаска чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын