Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олимпия уеннарын күзәтеп барабыз

Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары бара. Барыбызның да игътибары шуңа юнәлтелгән, турыдан-туры трансляцияләрне зур кызыксыну белән карыйбыз. Шул уңайдан, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Сәламәт чаңгы шуулар» дип аталган спорт чарасы үткәрелде. Ярышлар Олимпия уеннары кагыйдәләре буенча узды. Монда төрле гаиләләрдә...

Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары бара. Барыбызның да игътибары шуңа юнәлтелгән, турыдан-туры трансляцияләрне зур кызыксыну белән карыйбыз. Шул уңайдан, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Сәламәт чаңгы шуулар» дип аталган спорт чарасы үткәрелде. Ярышлар Олимпия уеннары кагыйдәләре буенча узды. Монда төрле гаиләләрдә тәрбияләнүче 6-15 яшьлек 20 яшүсмер катнашты. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм махсус ясалган Олимпия медальләре белән бүләкләнде.
Сүз уңаеннан, әлеге спорт ярышларын үткәрүнең максаты - кышкы Олимпия уеннарына кызыксыну уяту, балаларда безнең Россия спортчылары белән горурлану хисе булдыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада