Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очрашу күңелне кузгатты

Тукай районы якташлар очрашуы булачагын ишеткәч, барырга ниятләдек. Ни әйтсәң дә, утыз елга якын хезмәт юлым шушы районның авыл хуҗалыгы белән бәйле бит. Эш дәверендә күпме кешеләр белән аралашырга, проблемалар хәл итәргә туры килде. Өстәвенә, якташлар очрашуы Чаллы районының исемен үзгәртеп, Тукай исеме бирелү, ягъни яңадан оешуына 45 ел тулуга багышланды. Ихлас җылылык, яктылык, хатирәләр белән сугарылган мондый очрашуда күптән булганым юк иде. 

Безнең «Челныагропромснаб» районара берләшмәсе юк инде хәзер. Мин анда 28 ел директор урынбасары булып хезмәт куйдым. Ул дәвердә тыгыз бәйләнештә эшләгән кайбер хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре арабыздан киткән икән инде. Экранга язылган исемнәрен укыганда йөрәк кысылды. Аларны шулай искә алып бик дөрес эшләгәннәр. 
Район башлыгы Фаил Камаевның чыгышын таң калып тыңладым: эшли башлавына кайчан гына, районны, аның кешеләрен шулкадәр яхшы белә, бүгенге эшчәнлекне сөйләгәндә мисалга күпме саннар китерде, бернинди кәгазьгә карау юк. Сизелеп тора: ул аларның эчендә кайнаган. Иң мөһиме – башкарылган эшләр колачлы. Менә мондый тирән эчтәлекле, киң колачлы чараны оештырулары, безне – лаеклы ялдагыларны «йокыдан уятулары» өчен рәхмәт. 
Туган җир кадере, буыннар чылбыры... Мәдәният сараеның хуҗабикәсе Гөл-зада Рзаева әнә шул хакта сөйләгәндә зал тынсыз калды. Күнелләргә ярып салды ул әлеге изге хисне. Йөрәкләргә сары май булып ятты аның һәр әйткәне, күзләр чыланды. Заманалар үзгәрде шул. Авылдан эшче куллар бәхет эзләп чыгып китә. Туган җир, аңа булган мөкатдәс хис тормыш мәшәкатьләренә уралып тоныклана бара. Алай булмасын иде... Залдагы райондашлар арасында йөри-йөри шул хакта сөйләде Гөлзада ханым. Рәхмәт аңа күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган сүзләре өчен.
Бәйрәм хисләргә, истәлек-ләргә бай булды, диварлардагы күргәзмә материалларда гына да күпме район тарихы, төрле елларда районны үстерүгә үзеннән көч керткән кешеләрнең портретлары – чордашларыбыз. Дулкынланып, яңарып, яшәүгә яңа көч алып кайттым мин бу очрашудан – онытмыйлар безне якташлар.

Марсель Биктимеров,
Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы, хезмәт ветераны.
Күзкәй авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев