Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч ятим фатирлы булачак

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган өч балага торак алуга субсидия бирү турында сертификат тапшырды. Узган ике елда мондый субсидия һәр елны берәр балага гына бирелгән иде, быел исә өч баланың шундый бәхеткә ирешүе район өчен шатлыклы вакыйга. Район опека һәм попечительлек...

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган өч балага торак алуга субсидия бирү турында сертификат тапшырды. Узган ике елда мондый субсидия һәр елны берәр балага гына бирелгән иде, быел исә өч баланың шундый бәхеткә ирешүе район өчен шатлыклы вакыйга. Район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Фәридә Кәлимуллинаның әйтүенчә, 2012 елга резерв исемлегендә районнан бу категориягә керүче тагын биш бала тора. Аларга биреләсе субсидия РФ бюджетыннан финансланырга тиеш.

Ә бүген сертификатлы булган ятимнәр яңа фатирларны Яр Чаллы шәһәреннән алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ятим балалар