Нәзир Гыймазетдиновтан махсус рецепт
Гүзәл хатын-кызларыбызны сыйларга да, яратырга да, матур сүзләр дә әйтергә кирәк, дигән фикердә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Гыймазетдинов. Шушы уңайдан без Нәзир Гыймазетдиновтан табын әзерләү серен сорадык. Һәм ул үзенең махсус рецепты белән газета укучылар белән дә уртаклашырга булды:
- Балыкның елгадан яисә буадан яңа гына тотылган булуы кирәк. Шуңа күрә иң әүвәл, үзегезгә ял ясап, балыкка барып кайтыгыз. Инде балык аш бүлмәсе өстәленә килеп яткач, эчен алып, яхшылап юасың. Аннан соң кисәкләргә бүлеп, тәменчә тоз, борыч сибеп, бераз гына савытта тотасың. Балык бераз «ял итеп торган» арада хатыныгыз янына килеп, берничә ярату сүзе әйтеп алыгыз. Болай иткәндә үзеңнең дә кәеф күтәрелеп китә. Шуннан соң таба алып, аңа мул гына май саласың. Май кызгач, тоз-борыч, башка төрле тәмләткечләр салырга кирәк. Һәркем үзе һәм хатыны яраткан тәмләткечләр сайласын. Мин үзем, мәсәлән, вакланган укроп, лавр һәм башкаларны салам. Кызган табага он эчендә әвәләгән балык кисәкләрен салып, сүрән утта 20-25 минут тотасың. Балык кисәкләре кызарып чыгарга һәм кетердәп торырга тиеш. Һәрбер ризыкка күңел биреп, һәм бисмиллаһ әйтеп пешерсәң, һәрвакыт тәмле була! Ашларыгыз тәмле булсын!
Менә шундый бик җиңел һәм бик тәмле рецепт. Укучыларыбыз, үзегезнең «фирменный» рецептларыгыз белән сез дә уртаклаша аласыз. Аларны фотографияләре белән бергә «Якты юл» («Светлый путь») газетасының электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) җибәрегез.
Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев