Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов

Быелгы район Сабан туен, башка еллардагы Сабантуйларында ат чабышларын югары дәрәҗәдә оештырган районыбызның атаклы баш ветеринария табибы Әнсәр Әхәт улы Әбделмәновсыз үткәрергә туры килә. 27 июнь көнне каты авырудан соң ул - үз эшенең чын остасы, яхшы оештыручы, искиткеч ягымлы, кешеләргә гаять игътибарлы булган җитәкче-белгеч арабыздан китеп барды. Әнсәр Әхәт...

Быелгы район Сабан туен, башка еллардагы Сабантуйларында ат чабышларын югары дәрәҗәдә оештырган районыбызның атаклы баш ветеринария табибы Әнсәр Әхәт улы Әбделмәновсыз үткәрергә туры килә. 27 июнь көнне каты авырудан соң ул - үз эшенең чын остасы, яхшы оештыручы, искиткеч ягымлы, кешеләргә гаять игътибарлы булган җитәкче-белгеч арабыздан китеп барды.

Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов 1953 елның 27 мартында Буа районы Янтуган авылында туа. Хезмәт юлын туган авылында участок хастаханәсе фельдшеры булып башлый. 1975-1980 елларда Казан ветеринария институтында укый. Аны тәмамлагач, эшкә үз белгечлеге буенча Тукай районына җибәрелә. Терлек авыруларына каршы көрәшә торган станциянең отряд башлыгы була. Соңыннан аны Калинин исемендәге колхоз рәисе урынбасары, партия комитеты секретаре итеп күтәрәләр. Хуҗалык әйбәт кенә күрсәткечләргә ирешә, Әнсәр Әхәт улын районга җитәкчелек эшенә билгелиләр. Райкомның авыл хуҗалыгы мөдире, хакимият башлыгы аппараты җитәкчесе, оештыру бүлеге мөдире буларак зур оештыру эше җәелдерә. 1992-1996 елларда «Чулпан» совхозы директоры булып эшләде. Аннан соң районның баш ветеринария табибы, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгәндә, терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертте.

2003-2017 елларда районның баш ветеринария табибы булып эшләде. Урыннарда ветеринария хезмәтен яхшыртуга, базасын ныгытуга, белемле кадрлар булдыруга зур көч куйды.

Хөкүмәтебез Әнсәр Әхәт улы Әбделмәновның нәтиҗәле эшчәнлеген югары бәяләде. Аңа ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән югары исем бирелде. РФ һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыкларының Мактау грамоталары, «Алтын башак билгесе», «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгына» медальләре белән бүләкләнде. Аның «ТР ветеринария тармагын үстерүдә зур өлеш кертүе», «Биология фәннәре һәм сәнәгатьне үстерү» өчен күкрәк билгеләре бар иде.

Әнсәр Әхәт улы Әбделмәновның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

В.Г. Хаҗиев, Р.В. Асылгәрәев, Х.Г. Сабитов, Р.Я. Басыйров, Ф.Г. Гыйниятуллина, Г.Г. Хәйруллин, Г.С. Зарипов, Р.Х. Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев