«Нижнекамскнефтехим»дагы янгынны сүндергәндә 27 яшьлек янгын сүндерүче һәлак булган
Кичә Түбән Кама заводында булган фаҗигадә Татарстан Республикасының Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Түбән Кама филиалы 29-нчы янгын-коткару часте командиры Марат Назипов һәлак булды.
Марат дежурда булган хезмәткәрләре белән бергәләп һәлакәт урынына килеп, янгынны сүндерү һәм кешеләрне коткару өчен көчләрне тиз арада җәелдерү эшенә керешә. Ләкин шул вакытта шартлау була, нәтиҗәдә 27 яшьлек Марат Назипов авыр җәрәхәтләрдән һәлак була.
Шул ук вакытта янгынны сүндерү һәм эзләү-коткару эшләре барышында шул ук янгын часте хезмәткәрләренең өчесе дә зыян күрә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Фото: Татмедиа каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев