Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек яшисең, ветеран?

Казанда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы чираттагы VII хисап-сайлау крнференциясен үткәрде. Анда районнардан җыелган делегатлар 2020 елда башкарылган эшләрне барлады, алга куелган планнар турында фикер алышты.

Конференциядә безнең Тукай районының инвалидлар оешмасы эшчәнлеге бары уңай яктан гына телгә алынды, чөнки ул күпләргә үрнәк булырлык. Район башлыгы инициативасы белән оештырылган хәйрия фонды һәм ел да уздырылучы «Игелек кыл» марафоны гына да ярдәм өмет итүче райондашларыбызның гозерләрен үтәп, аларның тормышын җиңеләйтү мөмкинлеге тудыра. Без инвалидлар оешмасының эше буенча республика районнары арасында беренче бишлеккә керәбез. Әлбәттә, монда башлангыч оешмаларның эшчәнлеге, җитәкчеләрнең, олы йөрәкле райондашларның өлеше зур. Алга таба без традицияләрне дәвам итеп, эшебезне тагын да җанландыруны максат итеп куябыз.
2021 елга билгеләнгән эшләр турында фикер алышу максаты белән авыл җирлекләрендәге инвалидларның башлангыч оешмалары һәм ветераннар советлары җитәкчеләрен бергә җыеп түгәрәк өстәл уздырабыз. Анда ветераннарны язгы өмәләргә җәлеп итү, 1 Май, 9 Май бәйрәмнәрендә өлкәннәр өчен спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрү турында киңәшләшәбез. 

Мәүлетҗан Хисамиев, районы ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев