Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхтәрәм җәмәгать, мөселман кардәшләрем!

Тукай районы мөхтәсибәте исеменнән барыгызны да мөкатдәс бәйрәмебез – Корбан гаете белән ихластан тәбрик итәм!

Аллаһ Тәгалә безне иксез-чиксез нигъмәтләре белән уратып алган. Инсан рухи һәм бәдәни, матди нигъмәтләргә шөкер итәргә, Аллаһка якынаерга тиеш. Корбан чалу – Аллаһка якынаю, Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итүнең күркәм дәлиле. Раббыбыз Үзенең Сүзе булган Коръәндә «Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә: «Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал», – дип боера. Мөкатдәс хаҗ гыйбадәте төгәлләнгән вакыт – Корбан гаете мөселман өммәтенең кальбендә рухи яңарышны чагылдыра – туган-тумача, күрше-тирә, фәкыйрь-мескеннәр, толлар һәм ятимнәрне кайгырту зарурлыгын тагын бер кат исебезгә төшерә. Олугъ гает көнендә бәйрәм намазы укыйк, Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп корбан чалыйк. Аллаһ Тәгалә изге ниятләребезгә ирештерсен, ике дөнья бәхет-сәгадәтен насыйп итсен! Чалган корбаннарыбызны кабул кылсын!

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев