Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенникларга күчерелгән акчаны банклар кайтарачак

Дәүләт думасы банкларны клиентка ул аферистларга күчергән акчаны гариза алганнан соң 30 көн эчендә кайтарырга мәҗбүр итүче закон кабул итте.

Клиент акча күчерүгә ризалык бирсә дә, әгәр «ачыктан-ачык алдау» күренсә, банк барыбер акча күчерүне туктатырга тиеш булачак. Үзәк Банк моны алдакчылар кулланучы база ярдәмендә билгеләячәкләр. Әгәр банк, клиентның ризалыгы белән дә, акчаны шушы счетларның берсенә күчерсә, аңа акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

Канун рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң бер ел узгач үз көченә керәчәк. Бу вакыт эчендә мәгълүмат алмашуның барлык яклары үзләренең автоматлаштырылган системаларын һәм бизнес-процессларын камилләштерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев