Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөгаллимнәр киңәшләшәчәк

Башка еллардагы кебек үк быел да, яңа уку елы башланыр алдыннан, август конференциясенең секцион утырышлары белем бирү учрежденияләре базасында 12 августтан алып 22 августка кадәр дәвам итәчәк.

Мондый утырышлар инде күп мәктәпләрдә узды. Әйтик, Боерган мәктәбендә инглиз теле укытучылары чит телләрне өйрәтүнең яңа мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Калмаш мәктәбендә исә химия һәм биология фәннәрен укыту үзенчәлекләре турында сүз барды.

Күзкәй авылы мәктәбендә мөгаллимнәр «Кече яшьтәге мәктәп укучыларына белем бирүдә мәктәпнең һәм гаиләнең актуаль бурычлары» исемле секцион утырыш уздырдылар. Укучыларның физика, информатика дәресләре вакытында функциональ белемнәре турындагы сораулар исә Биклән мәктәбендә каралды. Укытучыфилологлар исә Бәтке мәктәбендә җыелды.

Анда алар рус теле һәм әдәбияты укытудагы яңалыклар белән танышты. Борды авылы һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре очрашты. Алар укучылар һәм атааналар белән эшләүдә сыйныф җитәкчеләренең һөнәри белемнәрен күтәрү сорауларын карадылар. Физкультура, технология, Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре фәннәре буенча педагоглар исә Иске Абдул мәктәбендә очрашып-сөйләште.

«Бердәм белем бирү пространствосы: муниципаль белем бирү системасының төп бурычлары һәм стратегик ориентирлары» исемле пленар утырыш исә Яңа поселогының мәдәният йортында 27 август көнне үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев