Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә дүрт бала әнисе тавыш бирде

Мәләкәс авылында яшәүче Флүрә Максютова да тавыш бирүгә иртәнге якта ук килде. «Мин үзем Башкортстанда туып-үскән кеше. Язмыш җилләре аннары Үзбәкстанга илтеп ташлады. Анда болгавыр еллар башлангач, Татарстанга кайттык. Һәм менә 1993 елдан бирле Мәләкәстә.

Авылын да, халкын да үз иттем. Керәшене дә, русы да, татары да, башкорты да бик тату яшибез. Конституция менә шушы милләтләр дуслыгын сакларга, аны тагын да ныгытырга ярдәм итсен иде. Без пенсионерларга тагын нәрсә кирәк – еллар имин булсын, балалар, оныкларның эше булсын, торак алу шартлары яхшырсын, ипотека ставкалары үтемле булсын дим. Әлбәттә инде, барлык өлкәннәрнең теләге – пенсияне биреп торсыннар, коммуналь хезмәт өчен түләүләр кимесә бик яхшы булыр иде. Мин үзем икенче группа инвалид, дарулар белән тәэмин итү шартларын да яхшыртсыннар иде», – дип, үз теләк-фикерләрен әйтеп үтә ул.

Дүрт бала әнисе – 34 яшьлек Зинаида Шәрипова кечкенә сабыйларын бабайларына калдырып килгән. «Мондый сәяси вакыйгаларда һәрчак катнашам. Без яшьләр бит, актив булырга кирәк, үз фикереңне белдерергә кирәк. Балалар үсә, аларның киләчәге өчен ничек борчылмыйсың?!. Барыбызда бер теләк: Төп Законга керткән үзгәрешләр халык файдасына хезмәт итсен, еллар имин булсын, киләчәк буын рәхәт тормышта яшәсен. Ә тавыш бирер өчен махсус 1 июльне көттем, чын көне шул бит!» – дип елмая Зинаида.

Гомумән, тавыш бирүгә килгән мәләкәслеләр барысы да яхшы кәефле, позитив фикерлеләр. Барысы да тормышлар имин булсын, халык рәхәт яшәсен дип телиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев