Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә җиңү тантанасына ветераннарның балалары, оныклары җыелды

Әҗмәкәй авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг сугышта вафат булган һәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларга багышланган һәйкәл янында оештырылды.

Инде авылыбызда исән сугыш ветераннары юк, тыл ветераннары да санаулы гына калып бара. Бәйрәмгә без – аларның балалары һәм оныклары җыелдык.
Елдагыча һәйкәл алдына чәчәкләр куелды. Һәр килгән кеше күңеленннән елады, үзләренең сугыш кырында ятып калган әтиләрен, бабайларын, туганнарын, якыннарын исенә төшерде. 

Кыр казлары оча баш очында,
Каңгылдаша алар еракта.
Әйтерсең лә, сәлам ташый казлар
Әҗмәкәйгә кайтмый калган солдаттан.

Фото Равил Төхбәтуллин тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү Тукай районы Әҗмәкәй