Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минераль ашламалар – зур ярдәмчеләр

Бер-бер артлы килгән корылык еллары игенчелек технологиясен яңадан карарга мәҗбүр итә.

Игътибарны корылыкка чыдам культуралар һәм сортларга, туфракны тирәнтен эшкәртүгә, сыек ашламалар куллануга күчерергә туры килә. Галимнәр белән сыек ашламаларның үзләштерелүчәнлеге 8 процентка, ә каты ашламаларның һава шартларына бәйле рәвештә 20дән 50 процентка кадәр үзләштерелүе исбатлаган.

Сыек комплекслы ашламалардан файдалануны киң куллану максатыннан Менделеевск районының «Аммоний» АҖе базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Җәббаров катнашында республика семинар-киңәшмәсе узды. Тукай муниципаль районыннан семинарда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, консультант Газинур Абүзәров, «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Илсур Сабирьянов, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык башлыгы Марат Сафин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев