Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Минем бакчам

Резедә Якупова – Иске Абдулда урнашкан «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее директоры. Төп эшеннән тыш, ул гөлләр үстерү белән мавыга. Газетаның бер санында аның гүзәл чәчкәләрен бастырган идек. Анда зур бакчада гөрләп үскән барлык гөлләр дә сыймады. Ә бит сезгә дә күрсәтәсе килә бу җәйге матурлыкны, кадерле газета укучыларыбыз! Бу юлы Резедә ханым үз серләре белән дә бүлеште. 

«Чәчәкләр яхшы үссен өчен, әлбәттә, ашлама белән тукландырырга кирәк. Үзем Фертика «Люкс», Фертика «Весна-лето» дигән ашламалар сибәм, әчеткән тирес кулланам. Дымлылыкны һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк: гөлләргә вакытында су сибү зарур, савытларда үскән чәчәкләргә бигрәк тә», – дип сөйли Резедә Якупова. 
Сезнең бакчаларда нәрсәләр үсә? Уңыш яхшы булдымы быел? Безнең белән дә бүлешегез, аларны газета битләренә һәм социаль челтәрләргә урнаштырырбыз. 

/ Резедә Якупова фотолары. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев