Җәй ахырында бакчада ниләр эшләргә?
Август – бакчачылар өчен кызу вакыт. Бу айда бакчачылар үстергән уңышны җыя, яшелчә культураларын кабат утырта, туфракны савыктыра, чүп үләннәренә, көндезге һәм төнге күбәләкләргә каршы көрәшә, түтәлләргә су сибә.
Август аенда алма, груша, алыча, облепиха һәм соңгы чия сортлары өлгереп килә. Миләш өлгерә, карлыган һәм крыжовник җимеш бирә. Уңышны җыеп алу өчен коры, аяз көнне сайларга кирәк. Бәрәңге казып алырга теләгәндә аны кояшта яхшылап киптерү мөһим.
Августның беренче декадасында яшел тәмләткечләр, төсле кәбестә, брокколи, кәбестә, татлы борыч, фасоль уңышын җыялар.