Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман авызы, елга тамагы һәм Маша белән Аю турында

«Якты юл» газетасында (6 август, 2021 ел) «Татар әбисе оныгына русча эндәшә?» дигән язманы укыгач, үз фикерем белән уртаклашасым килде. «Татар теле телгәләнүгә дучар ителә» дип борчылып язган Мирһади Разов. Аның: «Барысына да үзебез гаепле», – диюе белән бәхәсләшеп булмый, билгеле, әмма төшенкелеккә дә биреләсе килми.  

Туган якка кайтып барыш. Мине озата баручы улым белән көндәлек тормыш мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Үз телебездә, рәхәтләнеп. Утыз яшенә җитеп килүче баламның сөйләменә рус теленнән туры тәрҗемә дә килеп кергәли. «Кибеткә ипи артыннан» («в магазин за хлебом» була инде мәгънәсе) кебегрәк сүзтезмәләр колакны ерта, ипләп кенә төзәткәләп барам. Мәгънә аермасын дә төшендерәм. Юл уңае күз алдыннан уза баручы урман, болын, кыр, басу, елга, үзән атамаларының кулланышы турында сөйләп каласым килә. «Урман авызы», «елга тамагы» кебек сүзтезмәләрне ул беренче мәртәбә ишеткән кебек. Чынлап та шулайдыр шул. Кайда, кемнән ишетсен? Тугайлар, аланнар турында шигырьләр укымый, җырлар тыңламый яшьләр. Без, өлкәннәр, белән сөйләшү һәм аралашулары да кыска гына хәл белешүдән узмый. 
Сүзебез төшенкерәк рухта очланды. «И әни, бер ун елдан ул сөзәк ярлар, яланнар, басу түрләре бөтенләй онытылыр инде», – дип куйды улым. Күңелсез булып китте. Әллә кемгә үпкәлисе килгән кебек. Без яшьләр белән татар телендә сөйләшәбез дип үз-үзебезне юатабыз. Ә сөйләмебезнең көннән-көн ярлылана баруы турында уйлап караганыбыз бармы соң? 
Балаларыбыз, бик үк камил булмаса да, шөкер, ана телендә аралаша әле. Ә менә алардан соң үсеп килүче буын туган телен бөтенләй санга сукмас кебек. Сеңлемнең өченче сыйныфка баручы кызы минем белән рус телендә сөйләшә. Татар авылында үсә, ә әти-әнисенә, әби-бабасына русча эндәшә. Миңа да. «Мин русча белмим шул», – дип әйтеп карыйм, колагына да элми. Курчаклары белән дә рус телендә «аңлаша». Ә курчак уены «Youtubers Life» формасында: я үзе, я курчагы блогер моның. «Кызыгыз минем белән чит телдә сөйләшә», – дип әнисенә әләкләп карадым. «И апа, укытучысы өйдә татарча сөйләшмәскә куша бит», – ди гаепле кеше кебек акланырга тырышып. 
Сөйләм байлыгы, чисталыгы турындагы уйлар артка күчте хәзер. Телнең исән калуы, яшәве өчен борчылыр вакыт җиткән икән бит инде.  
Тик барыбер күңелне төшерәсе килми әле. Әнә өч яшьлек малайлары теттереп үзебезчә тәтелди. Шул балалар белән «ШаянТВ»ны карап утырганда популяр мультфильмдагы Маша белән Аюның татарча сөйләшкәнен ишетеп тә азрак күңел булды. Бөтенләй өметсезлеккә бирелергә түгелдер бәлки? Ничек уйлыйсыз?
Рәзинә К.
Чаллы шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев