Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте

Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы катнашында Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары башлану уңаеннан татар телендә открыткалар чыгуы хакында хәбәр итте.

Республика Президенты шундый открыткаларның берсен Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

«Ак Барс» өчен җан атабыз һәм татар телен өйрәнәбез», — дип язган Миңнеханов.

Реклама

Яңа открыткалар чыгару буенча әлеге проектны «Хатлар йорты» компаниясе гамәлгә ашыра. Аларның концепциясе татарча атамалар аша хоккейның асылын ачып бирүдән гыйбарәт. Открыткалардагы татарча сүзләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Алар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруны максат итеп куя. Открыткаларда күренекле хоккейчыларның фотолары, шулай ук аларның култамгалары чыгачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев