Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мерәс авылында «Кичке уен»

«Кичке уен»нар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.

Җәйге матур кичтә , өлкәннәр , колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызлар-егетләр , «Кичке уен» га җыелды.
Уенда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормады. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннар, ярышлар, шаян такмаклар әйтешү, күмәк биюләр, кызыклы уеннар уйналды.
Җыелган кунаклар борынгыдан сакланып килгән халык уеннарын, күмәк биюләрне искә төшерделәр, уен-көлке — берсе дә читтә калмады.
Кичәбез традицион рәвештә "Мерәсем" жыры белән башланып китте. Гармун көенә нәкъ яшь чакларындагы кебек күмәк уен уйнау — кунакларыбызны яшьлекләренә кайтарды Моңга сусаган авылдашларым, кунаклар да бик теләп уеннарда катнашты.

Әлеге күңел ачу кичебездә Торнаташ авылының иң талантлы, иң моңлы өлкән буын вәкилләренең берсе Суфиян абый Нәҗмиев та читтә калмады. Аның гармунда өздергән көйләренә кушылып, матур җырлар суздык борчу-мәшәкатьләрне беразга булса да онытып, рәхәтләнеп самовар чәе, кайнар коймак белән сыйланып ял иттек, күңел ачтык "
-дип хәбәр итә Мерәс авылы китапханәсе, авыл клубы мөдире Харисова Илнара Гафур кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев