Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, район мәктәпләренең беренче сыйныфына баручы балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр әзерләнә. Бу категориягә барлык беренчеләрнең 100ләбе керә. Хәйрия акциясен гамәлгә ашыруда район җирлегендә эшләүче оешма-предприятиеләр акчалата ярдәм итә. Портфельләр августның 25енә кадәр нәни хуҗаларына барып ирешер дип планлаштырыла. Акция кысаларында...

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, район мәктәпләренең беренче сыйныфына баручы балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр әзерләнә. Бу категориягә барлык беренчеләрнең 100ләбе керә. Хәйрия акциясен гамәлгә ашыруда район җирлегендә эшләүче оешма-предприятиеләр акчалата ярдәм итә. Портфельләр августның 25енә кадәр нәни хуҗаларына барып ирешер дип планлаштырыла.

Акция кысаларында тагын бер игелекле гамәл эшләү күздә тотыла - биш һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче беренче сыйныфка баручы укучыларга Яр Чаллының Үзәк урамында урнашкан "Балалар дөньясы" кибетеннән товар алу өчен талон бирелә. Әлеге талоннан 30 сентябрьгә кадәр файдаланырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция аз керемле гаилђлђр