Мәскәүдә балалар иҗат фестивале җиңүчеләрен ачыклыйлар
26 апрельдә Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» Мәскәү балалар иҗат фестивале лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы һәм гала-концерты узачак.
Чара Россия Федерациясендә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.
«Энҗе бөртекләре» фестивале 1998 елдан бирле ике елга бер тапкыр апрельдә оештырыла. Ул яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли мәдәниятне таныту, Мәскәү шәһәрендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максаты белән үткәрелә.

Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев