Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинадан колак какты

Круглое Поле поселогында яшәүче А. (исеме үзгәртелде) Тукай районы судына шәхси машинасына булган документлар һәм ачкычларын тотып килде.

Өлкән яшьтәге ирнең күңелендә: «Суд мине кызганыр да йомшаграк җәза бирер», – дигән өмет чаткысы булгандыр мөгаен, ләкин, Борынгы Римда: «Закон кырыс, ләкин бу Закон», – дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Егерме дүртенче май көнне Константин А. төшке аштан соң үзенең инвалид улын балыкка алып барырга ният кылган. Әмма, машинада күптәннән йөрегәне булмаган. Сәбәбе: үткән елда автомобиль руле артына хәмер эчеп утырганга күрә, аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. Шушы хәлдән соң, Константин А. үзенең «Черри» дигән машинасын туганының улына бирергә уйлаган булган, тик ул нияте ничектер тормышка аша алмыйча һаман кала бирә торган.

Унсигез яшь тулган көнемнән алып мин машинадан бер дә төшмәдем. Йөк машинасы, автобус белән дә идарә иттем. Машина йөртүнең бар категорияләре дә бар минем. Акчаны да яхшы эшли идем, машиналарны алыштырып кына тордым. Улымны балыкка алып барырга хәл иткән көнне машинага ягулык салырга кирәк дип, үзебезнең поселок янындагы ягулык станциясенә бардым. Ә анда мине ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп алды. Алар минем машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүемне беләләр бит, – дип газетабыз өчен ачыктан-ачык сөйләде ир.

Соңгы елларда әлеге ир-атның сәламәтлеге дә күзгә күренеп какшады. Аңа өченче төркем инвалидлык бирделәр. Шуңа да карамастан, ул эшкә йөрүен дәвам иткән. Чөнки башка чарасы юк: кулында – икенче төркемдәге инвалидлыкка ия авыру улы бар. Аны карарга, тәрбияләргә кирәк.

Ләкин моның барысы да, кызганычка каршы, суд карарына берничек тә йогынты ясамады. Суд олы яшьтәге иргә 80 сәгатьлек мәҗбүри эш һәм 2 елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү сыйфатындагы җәзаны бирде. 2011 елда чыгарылган «Черри» автомобиле исә дәүләт исәбенә конфискацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев