Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгын 3 елга алалар

Россиядә машина йөртү хокукыннан гомерлеккә түгел, күп дигәндә 3 елга мәхрүм итәләр, әмма практикада машина йөртү таныклыгын кире кайтаруы мөмкин булмаган очраклар да бар.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Юристлар ассоциациясе каршындагы Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты базасындагы Юрист-блогерлар берлеге әгъзасы Кристина Каганюкка сылтама белән хәбәр итә.

«Россиядә гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү дигән әйбер юк, кайбер очракларда гына таныклыкны 3 елга алалар. Дөресен әйткәндә, Россия кануннары машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итүне күздә тотмый. Әмма практикада таныклыкны кире кайтару мөмкин булмаган очраклар бар», - дип сөйләде юрист.

Юрист ачыклык керткәнчә, исерек килеш рульгә утыруга бәйле берничә очрактан соң судлар максималь, 3 елга кадәр сроклар билгели, ә мондый хәлләр кабатланган очракта бу сроклар берничә тапкыр арта. Шулай ук аеруча авыр очракларда, мәсәлән, исерек хәлдә, кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң рульгә кабат утыруы кыен булачак. Аның өчен машина йөртү таныклыгын алудан тыш, озак вакытка иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

«Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карар белән риза булмыйча һәрвакытта да 10 көн эчендә шикаять бирергә мөмкин. Күп кенә машина йөртүчеләр моны бик уңышлы куллана», - дип искәртте юрист.

Каганюк шулай ук судның һәр очракта да барлык шартларны (реаль куркыныч булганмы, машина йөртүче үз гаебен таныймы, гаепне җиңеләйтә торган шартлар бармы) җентекләп каравын әйтте.

Мәгълүмат Татар-информнан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев