Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәсьәләне кешелекле хәл иттеләр

Бу көннәрдә Тукай районының «Усадьба» бакчачылык поселогында яшәүчеләр унике яңа туган көчекләре булган сукбай эткә юлыктылар. Сукбай этләр поселок халкы өчен бер баш авыртуына әйләнгән иде инде.

Фото: / НИКОЛАЙ ТУГАНОВ ФОТОСЫ.

Чөнки хуҗасыз этләр берничә тапкыр койма асларыннан чокырлар казып, хуҗалыкларга кергәннәр, кешеләрнең кошкортын, куяннарын, песиләрен буып, т ешләп үтергәннәр. Шуңа күрә дә, поселокның актив кешеләре көчекләрнең үсеп җитеп, үрчи башлауларын көтеп тормыйча, волонтерлар аркылы этләрне стерильләштерү һәм сукбай этләргә яңа хуҗалар эзләү белән шөгыльләнүчеләрне таптылар. Ул кешеләр ана этне стерильләштерергә, ә көчекләргә хуҗалар табарга алындылар. Поселокта яшәүчеләр үзләре аралаша торган мессенджердагы төркемдә әлеге чараларга акча җыю турында хәбәр салдылар, һәм бер төн эчендә бу мәсьәләне чишү өчен кирәкле күләмдә акча да җыелды. Әлеге вакытта сукбай эт гаиләсен поселок территориясеннән алып киттеләр. Этләр бераз үсеп, яңа йорт табылганчы битараф булмаган кешеләрдә яшәп торачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев